Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Май бәйрәмнәрендә кемгә штраф яный?

Республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

Быел әлеге режим 25 апрельдән 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Чикләүләр һәм кагыйдә бозучыларга янаган штрафлар турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе күзәтү һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков сөйләде.

«Республикада янгын очраклары кинәт артты. Бу кешеләр табигатькә чыгу, бакча йортларында җыештыру эшләре белән шөгыльләнә башлау белән бәйле. Янгын сүндерү бүлекчәләре көн саен табигать янгыннарын сүндерергә чыга. Тәүлегенә 20шәр янгын очрагы теркәлгән көннәр дә була. Янгын куркынычы югары булган урман массивларына якын урнашкан торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьләрендә ачык утта ризык әзерләү тыелган. ТР Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган исемлеккә 121 торак пункт, 86 бакчачылык ширкәте һәм 20 балалар лагере кертелгән. Әгәр сезнең бакча йорты урнашкан бакчачылык ширкәте бу исемлектә юк икән, йорт яныннан 5 метр ераклыкта махсус мангалларда ризык әзерләргә ярый», - дип билгеләп үтте Садыйков.

Ут белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Гадәти вакытта штраф гражданнар өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен 40 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Махсус режим гамәлдә булган вакытта штраф күләме 1,5-2 тапкырга арта.

 

Чыганак:татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев