Россия Президенты Владимир Путин «Беренче канал» телевидение алып баручысын, Казанда туган Максим Шәрәфетдиновны Дуслык ордены белән бүләкләү турында Указга кул куйды.
Документ нигезендә, бүләк массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге һөнәри казанышлары һәм озак вакытлы намуслы хезмәте өчен бирелгән. Максим Шәрәфетдиновның республика мәдәниятенә керткән өлеше өчен ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алды, шулай ук «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Нет комментариев