Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Машина тракторга бәрелеп, 4 кеше үлгән

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында «Лада» машинасы белән трактор бәрелешкән. Авариядә дүрт кеше һәлак булган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 21:30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара-Ишкәй юлында булган. «Лада» йөртүчесе артык зур тизлек белән барган һәм алдагы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры урында ук үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, юл-транспорт һәлакәте урынына коткаручылар җәлеп ителгән.

Тикшерү үткәрелә, аның процессын прокуратура контрольдә тота.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев