Махсус операциядәгеләргә коммуналь хезмәтләр өлкәсендә нинди льготалар бар
Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якын туганнары өчен торак-коммуналь өлкәдә берничә ташлама каралуын, әлеге льготаларның хезмәт тәмамланганнан соң да һәм хәрби хезмәткәр өйгә кайткач та саклануын хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.
Аерым алганда, депутат коммуналь түләүләрне бүлеп түләү мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Моның өчен үзеңнең идарәче компаниягә тиешле гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар күпфатирлы йортны арендага алу, идарә итү һәм капиталь ремонт белән бәйле чыгымнарның 50 процентын компенсацияләүгә өмет итә ала. Коммуникацияләр өчен түләүләр әлеге компенсациягә кертелмәсә дә, төбәкләр алар буенча аерым ташламалар билгеләргә хокуклы.
Колунов сүзләренчә, бу категория гражданнар өчен түләүләрне вакытында башкармаганда пеня исәпләү һәм комиссия җыемнары алу гамәлдән чыгарылды. Әгәр махсус операциядә катнашучы шәхси йортта яши икән, ул социаль программалар кысаларында газга беренче чиратта тоташтырылырга тиеш.
Парламентарий шулай ук һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең гаиләләре өчен ташламалар каралуын әйтте: коммуналь түләүләрне вакытында башкармаган өчен пеня булмау, электрик һәм сантехник хезмәтләре өчен компенсация, стационар телефон кую чыгымнарын каплау, шулай ук шәхси йортны ремонтлау өчен акчалата түләү алу хокукы.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев