Махсус хәрби операция зонасына атлар җибәргәннәр
В республике

Махсус хәрби операция зонасына атлар җибәргәннәр

Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операция зонасына атлар җибәргәнәр. Атлар азат ителгән территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен кирәк, чөнки алар техника белән чагыштырганда күп кенә өстенлекләргә ия.

Атларны Казаннан, Арча, Теләче һәм Лениногорск районнарыннан җибәргәннәр. Атлар азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташуда булышачак. Алар хәтта миналарны да сизә, аларны урап уза икән. Атлар тәҗрибәле кешеләргә тапшырылачак.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев