Мотоцикл белән авариядә бер кеше һәлак булган
В республике

Мотоцикл белән авариядә бер кеше һәлак булган

Татарстанның Баулы районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Yamaha мотоциклы йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламый һәм Chery Tiggo автомобиленә бәрелә. Һәлакәт аркасында мотоциклның 28 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.

Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев