Мотоцикл катнашындагы һәлакәтләр саны арткан
Юл һәлакәтләре саны гына түгел, аларның никадәр авыр нәтиҗәләргә китерүе дә тискәре күрсәткечләрнең үсүен раслый. Әгәр 2025 елның беренче яртысында ике тәгәрмәчле транспорт белән булган очракларда һәлак булучылар бөтенләй теркәлмәгән булса, быел өч кешенең гомере өзелгән, 33 юл хәрәкәте катнашучысы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Моннан тыш, июль башында гына да мотоцикл катнашында кеше үлеме белән тәмамланган тагын бер һәлакәт теркәлгән.
Авыр һәлакәтләрнең төп сәбәбе булып юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү кала. Бигрәк тә юл билгеләренә буйсынмау, куркыныч борылышлар ясау, борылганда юл бирмәү һәм тизлекне арттыру кебек хокук бозулар еш очрый.
Питбайклар белән бәйле хәлләргә аерым тукталсак, елның беренче яртысында мондый техника катнашында дүрт юл һәлакәте теркәлгән (былтыр өч очрак булган), яраланучылар саны өчтән бишкә кадәр арткан. Шул ук вакытта балигъ булмаган балалар катнашындагы аварияләр саны үзгәрешсез калган, ике очракта ике бала җәрәхәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев