Мототранспорт йөртүчеләр – игътибар үзәгендә
Җәй көне мототранспортта йөрүчеләр дә активлаша. Шуңа күрә автоинспекторлар рейдлардан кайтып керми диярлек.
– 24 апрельдән 25 майга кадәр «Мотоцикл» профилактика чарасы оештырылган иде. Шул чорда автоинспекторлар юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның 499 очрагын ачыклады, шул исәптән 168 очрак - мототехника белән моңа хокукы булмаган кешеләр тарафыннан, ә 42 очрак исерек килеш идарә итүгә кагыла, – ди Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов
10-19 июньдә «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелгән. Аның нәтиҗәсендә инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 791 очрагын ачыклаган. Мондый рейдлар аварияләрнең саны кимүгә уңай йогынты ясамый калмый. Мәсәлән, шушы чорда каршы як полосага чыгу белән бәйле аварияләр үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 89 процентка кимегән.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев