Нинди юлларда кайчан аварияләр арта?
Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов юллардагы вазгыять белән таныштырды.
Быелның 24 июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада быел юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимүе күзәтелә. Бу, беренче чиратта, июнь аеның азмы-күпме тынычрак узуы белән бәйле, ди ул.
Аварияләрдә һәлак булучылар саны 18 районда арткан. Бигрәк тә Югары Ослан, Лаеш һәм Апас районнарында.
ТР Дәүләт автоинспекциясе, соңгы биш елдагы вазгыятьне анализлап, аварияләр кайда күбрәк теркәлүен ачыклаган.
– Федераль юлларда аварияләр - июль аенда, төбәк юлларында августтан сентябрьгә кадәр арта. Җирле юлларда аварияләр ел азагында күбәя – сентябрь һәм ноябрьдә, ә төп проблема – җәяүлеләрне таптату, – дип күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды Рөстәм Гарипов.
Аварияләрне кисәтү өчен юл-патруль хезмәтләре нарядларын арттыру күздә тотыла: июльдә – федераль трассаларда, августтан сентябрьгә кадәр – төбәк юлларында. Шулай ук күчмә фотовидеотеркәү комплекслары файдаланылачак.
Чыганак: https://tatar-inform.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев