Ноябрьдә елның иң кыска эш атнасы булачак
В республике

Ноябрьдә елның иң кыска эш атнасы булачак

Ноябрьдә Татарстан халкын елның иң кыска эш атнасы көтә.

2-8 ноябрь аралыгында нибары өч эш көне - 2, 3 һәм 5 ноябрь булачак. Шуларның икесе - 3 һәм 5 ноябрь - бәйрәмнәр алдыннан бер сәгатькә кыскартыла.

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. 7 һәм 8 ноябрь ял көннәренә туры килә.

Чыганак: "Татар-информ".

 


Нет комментариев