Өч көнлек эш атнасы көтә
Россиялеләрне ноябрь башында өч көнлек эш атнасы көтә, 5-7 нче көннәрдә, дип хәбәр итте РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
«Киләсе атнада безне алты көнлек эш атнасы көтә, шимбә эш көне булачак. Аның каравы без якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай итеп, киләсе эш атнасы бездә кыска булачак - бу чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга», - диде Нилов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу узган ел РФ Хезмәт кодексы нигезендә хөкүмәт карары белән эшләнгән. Сәясәтче сүзләренчә, күчерү эш һәм ял вакытын оптимальләштерү өчен башкарылган.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев