ОРВИ һәм грипп белән авыручылар 20%ка арткан
Татарстан башкаласында ОРВИ һәм грипп белән чирләүнең сезонлы дәрәҗәсе саклана, күрсәткечләр эпидемия бусагасыннан 19,8 %ка югарырак кала. 2026 елның беренче атнасында шәһәрдә авыруның 8424 очрагы теркәлгән. Бу хакта Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанның медицина учреждениеләре бәйрәм һәм ял көннәрендә штат режимында эшләгән. Эпидситуациянең начараюы ноябрь башында ук өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балалар арасында билгеләп үтелгән.
Декабрь башына Казанда авыручылар саны 3,3%ка арткан, ә алдагы атналарда үсеш барлык яшь төркемнәрендә күзәтелгән. Хәзерге вакытта А(H3N2) алдынгы штамм булып кала.
Шәһәр сәламәтлек саклау башлыгы беренче симптомнар барлыкка килгәндә медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә!
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев