Парковкалар бушка булачак
Казанда 9 майдан 11 майга кадәр муниципаль парковкалардан файдаланган өчен түләү алынмаячак. Әлеге эш графигы Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Өч бәйрәм көне дәвамында машиналарны шәһәр паркинг зоналарында бушка калдырырга мөмкин булачак. Гамәлдәге регламент нигезендә, Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә түләүсез эшлиләр. Эш көннәрендә парковка төнлә - 19:00 дән 08:00 гә кадәр бушлай кала.
Чыганак:новоститатарстана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев