Песошин Алабугада яңа теннис кортларын ачты
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабугада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча төзелгән яңа теннис кортларын ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа спорт объектын ачу тантанасында шулай ук Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм теннис буенча Олимпия уеннарының бронза призеры Надежда Петрова катнашты.
Надежда Петрованың зур теннис мәктәбе филиалы Алабугада 2024 елда ук барлыкка килгән. Башта биредә биш корт исәпләнә иде, ләкин хәзер аларга ике яңа корт өстәлде.
Алексей Песошин үзенең чыгышында Татарстанда спорт инфраструктурасын төзү, массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү буенча зур эш алып барылуын искәртте.
Алабугада өстәмә ике корт ачылганнан соң тулы канлы теннис турнирлары уздырырга мөмкин булачак. Бирегә башка шәһәр һәм төбәкләрдән дә уенчылар килә алачак. Хәзер мәктәп филиалының тренерлар командасы биш югары квалификацияле белгечне үз эченә ала, һәм аларның саны базаны киңәйтү белән бергә үсәчәк.
Чыганак:татаринформ
Фото: пресс-служба Раиса РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев