Путин Эльмира Зарипованы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде
Республиканың Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипованы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр. Бу хактагы Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.
Зарипова «Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде, диелә Указда.
Моңа кадәр дә Путин 13 татарстанлыга бүләкләр һәм мактаулы исемнәр биргән иде. Алар арасында-Татарстан буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге башлыгы Лилия Сәхабетдинова, Казан дәүләт аграр университеты ректораты каршындагы киңәшче Җәүдәт Фәйзрахманов һәм «Жилбытсервис-М» башлыгы Закван Мөфәзалов бар.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев