Бүген Теләче муниципаль район Советының икенче чираттагы утырышы узды.
Биредә Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Район Советы депутатлары бер тавыштан Илнур Хаҗинурович Хамидуллинны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләде. Илнур Хаҗинур улына җаваплы эшендә уңышлар телибез!
Нет комментариев