Республикада бәяләр март белән чагыштырганда 0,06 процентка кимегән
Россия Банкы мәгълүматлары буенча, республикада бәяләр март белән чагыштырганда 0,06 процентка кимегән.
Үзәк Банкта билгеләп үтүләренчә, сезонлы факторларны исәпкә алмаганда, республикада апрель аенда бәяләр элекке дәрәҗәдә калган. Динамикага кайбер азык-төлек продуктларын җитештерүнең артуы һәм рубльнең ныгуы йогынты ясады.
Тулаем ил буенча инфляция шулай ук акрынаюын дәвам итте. Росстат мәгълүматларына караганда, апрельдә бәяләрнең айлык үсеше март күрсәткечләреннән шактый түбән булган. Россия Банкында белдерүләренчә, инфляцияне 4 процентлы максатчан дәрәҗәгә кайтару өчен акча-кредит сәясәтен үткәрүне дәвам итәчәкләр.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев