Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акциясе кысасында балаларның хыялларын тормышка ашырачак

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә «Елка желаний» хәйрия акциясенә кушылды. Яңа ел алдыннан төбәк башлыгы авыр тормыш хәлендә калган берничә баланың хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Быел акция сайтына бөтен республикадан өч меңнән артык гариза кергән. Алар арасында Лисичанскидан Казанга килергә хыялланган 8 яшьлек Алена, гитара алырга теләгән 13 яшьлек Елизавета һәм рәсем ясау өчен мольберт көткән 6 яшьлек Илдан бар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, волонтерлар ярдәмендә һәр баланың теләген тормышка ашырырга тырышачаклар.

“Теләкләр чыршысы” акциясе ел саен бәйрәм бүләк итәргә теләүчеләрне, ятим балаларга, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын берләштерә.  Аларның Яңа ел чыршысына  махсус шарларда урнаштырылган изге теләкләре үз булышучысын таба.

Чыганак: казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев