Саба районында мәдәният йорты һәм тернәкләндерү үзәге ачылды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сабада. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итә.
«Эш атнасының дүшәмбесен Саба районында үткәрәбез. «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән берлектә күпфункцияле мәдәният йортын ачтык. Биредә тамаша залы, китапханә, спорт залы, балалар түгәрәкләре өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Мәдәният йорты «Газпром межрегионгаз»ның хәйрия проекты кысаларында төзелде. Шулай ук үзәк нерв системасы авырулары булган инвалид балалар өчен реабилитация үзәген карадык. Моннан тыш, «Измә» һәм «Шемордан» газ бүлү станцияләре арасында газ үткәргечне тоташтыруны (закольцовка) эшләтеп җибәрдек һәм өстәмә газлаштыру программасы буенча яңа гына газ кертелгән торак йортта булдык», – дип яза Рөеспублика Рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев