Сау бул, «Татспиртпром»: Татарстан үзенең алкоголь империясен сата
«Татспиртпром» АҖ һәм «Росспиртпром» АҖ акционерлары тарафыннан компанияләрне берләштерү буенча стратегик карар кабул ителде.
«Һәр фирма бердәм булып, автоном рәвештә эшләячәк ", - мондый хәбәрне шушы көннәрдә "Татспиртпром" хезмәткәрләре алды.
Бу төркем кемнеке булачагы аныкланмый, килешүдә катнашучылар үзләре берни дә шәрехләми. Әмма, безнең мәгълүматларга караганда, барысы да ачык: Татарстан компаниясе акцияләренең 100% ы федераль җитәкчегә күчәчәк, ә килешү суммасы якынча 9 млрд сум тәшкил итәчәк.
Әлеге оешмаларны берләштерү буенча эшне ел ахырына кадәр тәмамлау күздә тотыла, дип сөйли "БИЗНЕС Online" чыганаклары. Хәбәр итүләрнчә, ТСП ның генераль директоры Руслан Максудов, беразга үз постын саклаячак.
Чыганак: бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев