Сирень чәчәге өзгән өчен штрафка тартырга мөмкиннәр
211
0
Җәмәгать эшлеклесе һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эксперты Дмитрий Бондарь сирень өзгән өчен җинаять җаваплылыгы янавын аңлатты.
Бондарь сүзләренчә, әгәр сирень өзү куакка зыян китереп, үсемлекнең үсүен туктатуга китерсә, РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча квалификацияләнергә мөмкин.
Шуңа да карамастан күпчелек очракта мондый хокук бозулар җирле законнар дәрәҗәсендә җайга салына. Мәскәүдә, мәсәлән, куакларга зыян китергән өчен 3,5 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган.
«Бер сирень ботагын сындыру да беркетмә төзү һәм җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булып санала», – дигән Бондарь.
Ул шулай ук закон очраклы рәвештә бераз зыян китерү белән һәм матди зыян китергән аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләрне аера, дигән ул. Әгәр, чәчәкләр яки ботаклар яшерен рәвештә үзләштерү нияте белән өзелсә, ә зыян суммасы 2,5 мең сумнан артып китсә, инцидент РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә урлау буларак квалификацияләнә ала. Бу очракта санкцияләр булырга мөмкин – штрафтан алып ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/170628/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев