Шторм кисәтүе игълан ителде
В республике

Шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республиканың Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

- 2026 елның 8 маеннан 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 сыйныф), - диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Халыкка учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру рөхсәт ителми. Тыю астына шулай ук,  мангалада ризык әзерләү өчен ачык ут куллану да  эләккән.

Чыганак:реальное время


Нет комментариев