Зөяне яңарту көтә. Планда - мәгълүмат стендлары, архитектура фигуралары, санитария зоналары, шулай ук керү төркемен, ике мәйданны-Успенская һәм Рождественскаяны яңарту, дип уртаклаштылар Татарстан шәһәрләрен үстерү институты матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта шәһәрнең тарихи йөзе мөмкин кадәр күбрәк сакланачак. Биредә коймалар урынына декоратив утыртмалар һәм ландшафт чишелешләре барлыкка киләчәк. Белгечләр тиз җимерелә торган агач элементлар урынына металл элементлар кулланырга ниятли.
Шулай ук утрау-шәһәрчекнең тарихи өлешен бушату өчен автобус тукталышларын ерак урнашкан парковкага күчерү каралган.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Федераль грантлар һәм конкурслар департаменты җитәкчесе Анна Абдулкадерова аңлатканча, проектның максаты-туристлар өчен уңайлы, матур һәм мәгълүмати мохит булдыру, тик утрау-шәһәрчекнең тарихи йөзен һәм сакраль характерын саклап кына.
Чыганак:кичкеказан.
Нет комментариев