Танылган онколог Евгений Сигал вафат
Күренекле хирург, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы, Мойше Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының хирургия клиникалары җитәкчесе Евгений Сигал 75 яшендә вафат булды.
Диспансерда ул 1976 елдан эшли башлаган, ординатурадан үз юлын башлап, Россиянең әйдәп баручы хирургларының берсенә әверелгән. Евгений Сигал шулай ук Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты исеменә ия булган. Эшчәнлеге дәвамында меңләгән пациентны коткарып, үзенең бәһасез осталыгын шәкертләренә тапшырган.
Хушлашу 20 майда сәгать 10:30 да Себер тракты урамы, 31 нче йорт, ЛДК-2 бинасы артында узачак.
Чыганак: кичке казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев