Быел Татарстан 120 яңа автобус сатып алды, ә соңгы биш елда аларның саны 600 гә җитте. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Быел Чаллыда 80 автобус, Түбән Камада - 15, ә республиканың 42 районында - 26, – дип өстәде ул. Министр ассызыклаганча, 2030 елга җәмәгать транспортының кимендә 85%ы норматив таләпләргә туры килергә тиеш.
Чыганак: вести татарстан
Нет комментариев