Татарстан Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре ялларда ничек эшли?
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе үз бүлекчәләренең яңа ел һәм ял көннәрендә - 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр эш графигын бастырып чыгарды.
Имтихан һәм теркәү бүлекләрендә гражданнарны кабул итү 3, 9 һәм 10 гыйнварда гына алып барылачак. Калган көннәрдә кабул итү булмаячак.
Эш көннәрендә ГАИ төп хезмәтләр күрсәтүне дәвам итәчәк, шул исәптән:
- имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыгын бирү;
- транспорт чараларын теркәү;
- куркыныч йөк ташуга рөхсәт турында таныклык бирү;
- автомобильләр конструкциясенә үзгәрешләр кертергә рөхсәт бирү; - транспорт чаралары конструкциясенең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклык бирү.
Гражданнарга Дәүләт хезмәтләре аша алдан электрон язма кулланырга киңәш ителә.
Чыганак: татаринформю
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев