Агымдагы уку елында республикада 269 укучы финалда җиңүче һәм призер булган.
РФ Иҗтимагый палатасының Татарстаннан әгъзасы Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, бүгенге олимпиадаларда җиңүчеләргә әле булмаган технологияләр белән эшләргә туры киләчәк. Югары уку йортыннан тар белгечлек кенә җитми – даими рәвештә яңаны өйрәнә белергә кирәк. Аның фикеренчә, Татарстан үзенең талантлы укучылары ярдәмендә инженерлык һәм дисциплинаара өлкәләрдә алга китеш өчен көчле кадрлар резервы булдыра ала.
Чыганак: НТР24
Нет комментариев