Татарстан Рәисе премиясен алыр өчен ниләр эшләргә кирәк?
Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтләр өчен Татарстан Рәисе премиясенә гаризалар 2025 елның 29 сентябренә кадәр кабул ителә.
Татарстан Рәисе грантына җәмәгать оешмалары арасында конкурс 2015 елдан уздырыла. Шул дәвердә 44 җәмәгать оешмасы, 29 активист премия алган. Татарстан Рәисе теләктәшлегендә хәзер җиңүчеләргә премия арттырылган: шәхси проект җиңүчесенә – 500 мең сум, җәмәгать оешмасына – 800 мең сум.
Гаризаларны 29 сентябрьне дә кертеп, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына тапшырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев