Татарстан халкын чыпчыкларны исәпкә алырга чакыралар
Татарстан халкы, Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуга кушылып, берникадәр вакытка бердвотчер була ала.
Табигатькә файда китерү өчен татарстанлыларга берничә фотосурәт ясау һәм сайтта анкета тутыру да җитә. Җыелган мәгълүматлар орнитологларга чыпчыклар популяциясенең ни өчен кимүен аңларга һәм аларны саклау өчен вакытында чаралар күрергә ярдәм итәчәк.
2026 елның кышында узган кошлар исәбен алуда республикада яшәүче 400гә якын кеше катнашкан иде. Төбәктә 7 меңгә якын чыпчык санаганнар.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев