14 мартта төнлә һәм иртән Татарстанда, шул исәптән Казанда, урыны белән томан булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җәяүлеләрне урамнарны һәм юлларны игътибарлырак кичәргә өндәделәр.
— Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез, - диелә хәбәрдә.
Авырлыклар килеп чыккан очракта республика халкына ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга кирәк (112), дип ассызыкладылар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре.
Чыганак:реальное время.
Нет комментариев