Татарстан халкының 14,4%ы  тәмәке тарта
В республике

Татарстан халкының 14,4%ы тәмәке тарта

Татарстан Республикасы халкының 14,4%ы никотин кулланалар. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резеда Хаева сөйләде.

"Тәмәке тартучылар азая. Профилактика һәм дәвалау чараларын үткәреп, без бу санны киметербез дип ышанам», - диде спикер. Ел саен республиканың 700 дән артык кешесе тәмәке тартудан баш тартып ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Резеда Хаева сүзләренчә, наркодиспансерга мөрәҗәгать итүләрнең 40%ы балалар, 60%ы - өлкәннәр.

Чыганак: татар информ


Нет комментариев