Татарстанда 1 540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстанда 2026 елда 15 июльгә 1540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
"15 июльгә оператив мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән-бу үткән ел белән чагыштырганда 37 очракка кимрәк. Яраланучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 73 кешегә кимегән, әмма үлем 161 очракка кадәр арткан – бу узган ел белән чагыштырганда 19 кешегә күбрәк», – дип сөйләде ул.
Бикмөхәммәтов сүзләренчә, иң «канлы» хокук бозу – каршы як полосага чыгу. Ярты ел эчендә Татарстанда шундый 98 юл-транспорт һәлакәте булган, 49 кеше һәлак булган һәм 156 кеше зыян күргән.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев