Татарстанда 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши
Татарстанда 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши, бу хакта брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Республикада барлыгы 3689 махсус хәрби операция ветераны яши, шуларның 1,6 меңе – инвалид, 715 кеше социаль тернәкләндерү, 419 кеше медицина ярдәме ала.
- Ярдәм итү максатында медицина-психология консультациясе кабинетлары эшли. Республика клиник психиатрия дәваханәсе структурасында тәүлек әйләнәсе ышаныч телефоны белән медицина психология хезмәте эшли, диде Ләйлә Фазлыева.
Чыганак: кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев