Татарстанда 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши
В республике

Татарстанда 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши

Татарстанда 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши, бу хакта брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Республикада барлыгы 3689 махсус хәрби операция ветераны яши, шуларның 1,6 меңе – инвалид, 715 кеше социаль тернәкләндерү, 419 кеше медицина ярдәме ала.

 

- Ярдәм итү максатында медицина-психология консультациясе кабинетлары эшли. Республика клиник психиатрия дәваханәсе структурасында тәүлек әйләнәсе ышаныч телефоны белән медицина психология хезмәте эшли,  диде Ләйлә Фазлыева.

 

 

Чыганак: кичкеказан

 


Нет комментариев