Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин ике сумга кыйммәтләнгән

Татарстанда бер атна эчендә, 13 июльдән 20 июльгә кадәр, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе ике сумга диярлек арткан. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.

Аерым алганда, АИ – 92 күрсәтелгән чорда 1 сум 88 тиенгә кыйммәтләнгән-литры 68,11 дән 69,99 сумга кадәр. Үз чиратында АИ-95 1 сум 28 тиенгә арткан – литры 73,85 тән 75,13 сумга кадәр.

Шуның белән бергә премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) бары тик биш тиенгә генә арткан – литр өчен 98,40 тан 98,45 сумга кадәр. Бер атна алдан ул берьюлы 4,53 сумга кыйммәтләнгән.

Дизель ягулыгы җиде тиенгә кыйммәтләнде, бәясе литр өчен 81,65 сумнан 81,72 сумга кадәр артты.

Татарстанда автомобиль бензинының уртача бәясе 1 сум 57 тиенгә арткан – литры 71,34 тән 72,91 сумга кадәр.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев