Татарстанда ау сезоны башлана
Татарстанда 25 марттан башлап язгы сезонда һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул ителә башлады.
Республиканың биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аучылар рөхсәтне МФЦның теләсә кайсы филиалында ала алачак. Моның өчен үзәктә рөхсәт алуга гариза, паспортның төп нөсхәсе, ау билеты, дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция, ул 650 сум тәшкил итә, шулай ук хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция күрсәтергә кирәк.
Чыганак:реальное время.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев