«Милли Лотерея » бер миллион сум откан җиңүчене эзли. Ул компаниягә приз сорап мөрәҗәгать итмәгән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы оештырган Бөтенроссия дәүләт лотереяләре бренды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Катнашучы бәхетле билетны Россия Почтасы бүлекчәсеннән сатып алган. Татарстанлыларга лотерея нәтиҗәләрен даими тикшерергә кирәклеген искәртәләр. Кайвакыт бәхетле билетлар сизелми кала. Бигрәк тә аларны алдан яки бүләккә сатып алсалар.
Чыганак:кичкеказан
Нет комментариев