Татарстанда бүген бераз яңгыр һәм +22 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген Татарстанда бераз яңгыр явачак. ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
Төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя.
Көндез максималь температура +17дән +22 градуска кадәр булачак.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев