Татарстанда чит ил гражданнарын тикшерү белән 6 медицина учреждениесе шөгыльләнәчәк
Татарстан Рәисе Указы нигезендә, хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза, республика территориясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны медицина тикшерүе тәртибе җайга салыначак.
Документта медицина тикшерүе, химик-токсикологик тикшеренүләр һәм йогышлы авырулар булу-булмавына тикшерүләр уздырырга вәкаләтле медицина оешмалары санала.
Исемлектә - И.И. Галиев исемендәге Республика клиник тире-венерология диспансеры, профессор А.Г. Ге, Республика клиник туберкулезга каршы диспансер, СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге, Республика наркология диспансеры, «чит ил гражданнарын медицина тикшерүе республика үзәге» ҖЧҖ һәм Казан федераль университетының медицина-санитария өлеше.
Документ чит ил кешеләрен медицина тикшерүе процессын системалаштыруга, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм Татарстанда бердәм медицина тикшерүләре системасын булдыруга юнәлдерелгән.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев