Татарстанда дүрт яңа җәмәгать судьясын сайладылар
Бүген ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында Татарстанның дүрт яңа җәмәгать судьясын сайладылар. Аларның кандидатураларын ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Җәмәгать судьялары итеп өч елга Азат Яһудин (Казанның Мәскәү суд районы, 6 нчы суд участогы буенча) һәм Люзия Ганиева (ТР Түбән Кама суд районы, 11 нче суд участогы буенча) сайланды.
Вәкаләтләре срогы чикләнмичә җәмәгать судьясы итеп Ләйсән Исмәгыйлева билгеләнде (Казанның Яңа Савин суд районы, 2 нче суд участогы буенча).
Татарстан Республикасы Сарман суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья Илнур Юнысовка йөкләнде.
Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев