Татарстанда эре мөгезле терлекләр саны кими
В республике

Татарстанда эре мөгезле терлекләр саны кими

Татарстанда 2026 елның март ахырына эре мөгезле терлекләр саны 816,9 мең баш тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,6% ка кимрәк, дип хәбәр итә Татарстанстат.

Республикада сыерлар саны 0,3% ка — 311,7 мең башка кадәр кимегән. Сарыклар һәм кәҗәләр саны 13,5% ка кимегән һәм 265 мең баш тәшкил иткән.

Шул ук вакытта хисап чоры йомгаклары буенча Татарстанда кошлар саны 1,8% ка арткан, 18,9 млн башка җиткән. Дуңгызлар саны шулай ук 4,3% ка артты, 501,4 мең башка җитте.

Чыганак:веститатарстан


Нет комментариев