Татарстанда һава торышы начарая
В республике

Татарстанда һава торышы начарая

Атлантикадан килгән «Бернадетт» циклоны бүген, 14 июльдә, Татарстанга һава шартларының сизелерлек начараюын китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны-урыны белән көчле яңгырлар фаразлана. Кайбер районнарда, ТР башкаласын да кертеп, яшенле яңгырлар, ә кайбер урында боз явуы ихтимал.

Көчлелеге 6-11 м/с булган көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилләре кайбер урыннарда 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк (Казанда-18 м/с ка кадәр). Төбәктә температура фоны да  түбәнәячәк. 

 

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев