Татарстанда яңартылган балалар реанимациясе ачылды
Татарстанда яңартылган балалар реанимация бүлеге ачылды. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Реконструкциядән соң 800 квадрат метрдан артык мәйданда бүлекчәнең ятак урыннары тугыз урынга кадәр артты. Биредә заманча җиһазлар урнаштырылган һәм өстәмә биналар төзелгән. Шул ук вакытта 2 нче стационар бүлеге һәм азык-төлек блогы да капиталь төзекләндерелде. Әлеге эшләр милли проекты кысаларында башкарылды.
Чыганак: ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев