Бүген, 24 апрель көнне, Татарстан территориясендә һава торышының начараюы көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, көндез секундына 15–20 метрга кадәр җиткән көчле җил фаразлана. Белгечләр мондый һава шартларында иминлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Көчле җил вакытында автомобильләрне дә сак урыннарда калдырырга, мөмкин булганча урамда озак йөрмәскә киңәш ителә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре вәзгыятьне контрольдә тота.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев