24 май көнне «Камский Бекон» азык үзәгендә эшче фронталь төягеч астында калып һәлак булган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ир-ат азык төяү эшләре вакытында техника тарафыннан тапталган. Алган җәрәхәтләрдән ул вакыйга урынында ук җан биргән.
Әлеге факт буенча эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.
Чыганак:шәхриказан
Нет комментариев