Татарстанда никахлар саны 10 ел эчендә 25%ка кимегән
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында никахлар һәм аерылышулар буенча демографик мәгълүматлар яңгырады. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Айгөл Хурамшина мәгълүматы буенча, соңгы ун елда республикада никахлар саны 25%ка кимегән.
Хурамшина сүзләренчә, 2000 елдан 2023 елга кадәрге вакыт аралыгында мәгълүматлар анализы никахлашу процентының тотрыклы кимүен күрсәтә. Әгәр 2011 елда бу күрсәткеч 9,5 булса, 2023 елда ул 6,3 кадәр кимеде. Иң зур активлык 20-24 яшьлек хатын-кызларда һәм 25-29 яшьлек ир-атларда күзәтелә.
Ел саен Татарстанда 14 меңнән артык аерылышу теркәлә. Әлеге кискен үсеш пандемия чорында күзәтелгән иде - 2020 елда 11 353 аерылышу 2021 елда 14 877 гә кадәр. Шуннан бирле күрсәткеч бераз кимеде һәм 2023 елда ул 14 267 не тәшкил итте.
Чыганак: вести татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев