Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда пилотсыз вертолетлар җитештерә башлыйлар

Татарстанда Россия Ка-226 базасында төзелгән уникаль пилотсыз вертолетлар җитештерүне җайга сала алалар. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдергәнчә, эре компанияләрнең берсе төбәктә шундый дроннар чыгаруны локальләштерергә тәкъдим итте.

Бу пилотсыз очкычлар 500 километр ераклыкта 750 килограммга кадәр йөк күчерергә сәләтле. Ка-226 - ул йөк ташу өчен дә, пассажирлар ташу өчен дә кулланыла ала. Министр традицион йөк транспорты белән конкуренциядән куркырга кирәкми, ә киресенчә - яңа технологияләрне актив үзләштерергә кирәк, дип ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда ук "Россия вертолетлары" Ка-226 пилотсыз версиясен булдыруны анонслаган иде.  Татарстанда җитештерүне локальләштерү пилотсыз авиация үсешендә мөһим адым булачак.

Чыганак: кичке казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев