Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда РФ Конституциясе көне алдыннан зур Россия флагын суздылар

Бүген Татарстан яшьләре «Урам» Казан экстрим-паркында 2400 квадрат метр мәйданлы гаять зур триколор ачты.

 Акцияне «Молодая Гвардия Единой России» ВОО Татарстан төбәк бүлеге «Молодежи институты» АНО белән берлектә партия һәм «ВОИН» яшьләрне хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбияләү үзәге ярдәмендә РФ Конституциясе көне алдыннан үткәрде.

Җәймә 60 метр зурлыгында һәм аны  500 дән артык кеше сузган.  «Яшь Гвардия» төбәк штабы җитәкчесе урынбасары Владислав Тарасов билгеләп үткәнчә, бу флаг республикада иң зурысы.

«Бүген биредә 500гә якын кеше – Казан шәһәренең югары уку йортлары вәкилләре, эшләүче яшьләр, студентлар. Һичшиксез, Конституция көне һәрберебез өчен  мөһим бәйрәм. Бу әләмне җәю өчен  яшьләрнең җыелуы Татарстанда ватанпәрвәрлекнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли", - диде ул.  

Аның сүзләренчә,  мондый акцияләр ел саен үтә, әмма мондый масштабтагы әләмне ачу - беренче тапкыр. Тантаналы рәвештә флагны ачканнан соң,  парк алкышларга күмелгән.  Күп кенә катнашучылар триколор фонында истәлекле фотолар ясаган.

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев