Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда сәгать поясын алыштыруны сорыйлар

Татарстанда яшәүчеләр сәгать поясын үзгәртү мәсьәләсе буенча референдум үткәрүне сорый. Мөрәҗәгатьләр күплеген республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрдәге һәр посты астында диярлек күрергә мөмкин.

«Мин һәм минем гаиләм, республиканың башка күп кенә кешеләре кебек үк, сездән электр энергиясен экономияләү һәм тәүлекнең якты вакытын нәтиҗәлерәк файдалану исәбенә яшәүчеләргә уңайлы булу максатыннан вакытны ике сәгатькә алга күчерү турында референдум үткәрүне сорыйбыз, бу көн режимын табигый яктылык циклы белән синхронлаштырырга ярдәм итәчәк», — дип язган Миңнехановның бер язылучысы.

Мөрәҗәгать авторы билгеләп үткәнчә, Татарстанда җәй көне таң төнге сәгать 2 дән соң башлана, ә менә Кояш баеу 19:30 да башлана.

Чыганак:116ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев