Татарстанда шторм кисәтүен озайттылар
Республика Гидрометеорология үзәге 19 майдан 25 майга кадәр шторм кисәтүе игълан ителүен хәбәр итте.
Синоптиклар мәгълүматына караганда, бу көннәрдә урманнарда дүртенче класслы янгын куркынычы сакланачак. Ә инде 20 майдан башлап кайбер районнарда вәзгыять тагын да катлаулана: янгын куркынычы бишенче – иң югары дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.
Белгечләр аңлатуынча, мондый шартларда хәтта кечкенә генә очкын да зур янгынга әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә республика халкын урманнарга баруны мөмкин кадәр чикләргә чакыралар.
Бу чорда:
-
учак ягу;
-
коры үлән яндыру;
-
мангал һәм башка ачык ут куллану;
-
урманда тәмәке төпчеге ташлау катгый тыела.
Моннан тыш, Татарстанда аномаль эсселек тә көтелә. Һава температурасы +26дан +33 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу май уртасы өчен климатик нормадан 9–11 градуска югарырак.
Чыганак:шәһриказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев